«Чиста һава» операциясе экваторга җитте: 2300 дән артык автотранспорт чарасы тикшерелде

2024 елның 30 июле, сишәмбе

Татарстанда «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән июньнән сентябрьгә кадәр «Чиста һава» операциясе үткәрелә. Министрлык белгечләре Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе һәм Идел буе федераль округы буенча Ространснадзорның төбәкара территориаль идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә автотранспортны алардан чыккан газларның «экологик» булуына тикшерәләр.

Июнь башыннан республиканың 13 муниципаль районында 2313 автотранспорт чарасы контрольдә тотылды. Бу 2008 җиңел, 178 йөк автомобиле һәм 127 автобус. 78 нең артыклык очрагы ачыкланган, бу тикшерелгәннәрнең 3,4% өлешен тәшкил итә.

1 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасының тагын 12 муниципаль районында «Чиста һава» акциясе географиясен киңәйтү һәм  үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International