Буа районында чүплекләрне бетерүгә 2,7 млн сумнан артык акча юнәлдерелгән

2024 елның 30 июле, сишәмбе

Идел аръягы төбәгенең муниципаль районнары территорияләрендә табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, чаралар комплексы Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм районнарның башкарма комитетлары арасында төзелгән килешүләр кысаларында экологик керемнәрдән җирле бюджетлар акчалары исәбенә гамәлгә ашырыла.

Бүгенге көнгә Буа районының 6 авыл җирлеге территориясендә рөхсәтсез чүплекләр бетерелгән. Чүп-чарның гомуми мәйданы 13850 кв.м тәшкил иткән, 1350 куб.м чүп чыгарылган. Чараларның бәясе 2,7 млн.сум тәшкил иткән.

Шулай ук Тәтеш районында да законсыз чүп җыю урыннары бетерелгән. 3 авыл җирлеге территориясендә 9,9 мең кв.м мәйданлы кишәрлекләр чистартылган. 650 куб.м. калдыкны чистарту һәм читкә чыгару өчен 408 мең сум акча тотылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International