992 автомобиль Экология министрлыгы инспекторлары тарафыннан «Экология» илкүләм проектына ярдәм итү өчен «Чиста һава» операциясе кысаларында тикшерелгән инде

2024 елның 28 июне, җомга

992 автотранспорт чарасын Экология министрлыгы инспекторлары Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоиспекциясе һәм Идел буе федераль округы буенча Ространснадзорның төбәкара территориаль идарәсе белән берлектә 1 июньдә старт алган һәм 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк «Чиста һава» операциясе кысаларында тикшерделәр. Операциянең төп максаты -атмосфера һавасына автотранспортның тискәре йогынтысын кисәтү.

Бер ай эчендә 992 автотранспорт чарасы тикшерелде – бу 757 җиңел машина, 127 йөк машинасы һәм 108 автобус. 32 автомобильдә артыклык ачыкланган, бу тикшерелгән автомобильләрнең гомуми санының 3,2 процентын тәшкил итә. Хокук бозулар ачыкланган транспорт чаралары хуҗалары белән Экология министрлыгы инспекторлары һава саклау законнарын бозуның рөхсәт ителмәве турында аңлату эше үткәрделәр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Чиста һава» операциясе Татарстанда 1983 елдан башлап ел саен үткәрелә. 2024 елда «Чиста һава» инде 42 тапкыр үтә һәм быел инспекторлар 6 меңнән артык автомобильнең газ чыгару чисталыгын тикшерергә планлаштыра.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елда 6886 автомашина тикшерелгән (87% җиңел, 7% йөк, 6% автобус; 81% бензин, 13% дизель, 6% газ моторлы). 184 автомашинада токсиклык нормаларыннан артып китү ачыкланган, бу тикшерелгән автомобильләрнең гомуми санының 2,7 процентын тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International