«Чиста һава» операциясе кысаларында Экология министрлыгы инспекторлары 104 автомобильне тикшергән

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Экология министрлыгының Үзәк идарәсе инспекторлары Идел буе федераль округы буенча транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең төбәкара идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә «Малиновка» дәүләт авто инспекциясе постына чыктылар.

3 июньнән 7 июньгә кадәр 104 автотранспорт чарасы (72 җиңел һәм 32 йөк автомобиле) тикшерелгән. Тикшерү барышында газ төтенендә  нормативлардан артып киткән өч машина ачыкланган. Машина йөртүчеләргә аңлатмалар бирелде, шулай ук профилактик әңгәмә үткәрелде.

Исегезгә төшерәбез, «Чиста һава» операциясе ел саен автотранспорт чараларының газларында пычраткыч матдәләрнең артуын ачыклау һәм чыгаруның билгеләнгән нормативларын үтәүне контрольдә тоту максатыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International