Әлмәттә «Чиста мирас» олимпиадасына ярдәм итү өчен марафон башланды

2024 елның 11 июне, сишәмбе

Бүген В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖдә  Халыкара әйләнә-тирә мохитне саклау көненә багышланган чара узды. Анда экология министры урынбасары Егор Тарнавский катнашты.

«Безнең Республика Россия картасында иң матур урыннарның берсе,  табигатебез искиткеч, гореф-гадәтләребез бар, аларны саклап калу һәм арттыру безнең өчен бик мөһим. Барыгызны да һөнәри бәйрәм белән котлыйм һәм яңа биеклекләргә ирешергә,  әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәттә үрнәк булырга телим. Экология безне берләштерә!»- дип котлады  катнашучыларны министр урынбасары.

Очрашуда шулай ук «Татнефть» ГАҖнең Экология министрлыгы белән берлектә үткәргән «Чиста мирас» экологик олимпиадасы турында да фикер алыштылар.

Быел олимпиаданың читтән торып катнашу этабы чистоенаследие.рф сайтында 6-8 октябрьдә узачак. Көндезге этап 30 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр Әлмәттә үтә. Ә җәй көне 12 шәһәрдә төрле агарту чаралары узачак.

Исегезгә төшерәбез, узган елдан башлап министрлык «Татнефть» ГАҖ белән берлектә гомуми белем бирү оешмаларының 5-8 сыйныф укучылары өчен экология буенча «Чиста мирас» олимпиадасын үткәрә. 2023 елда олимпиадада катнашучылар саны Татарстан Республикасының 30 районыннан 743 укучы тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International