Александр Шадриков: «Кече Ватанны торгызганда без бөек Россияне торгызабыз». Муниципаль берәмлекләр арасында «Экояз» конкурсына йомгак ясалды

2024 елның 1 июне, шимбә

Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә санитар-экологик икеайлык йомгаклары буенча иң яхшы муниципаль берәмлекләр бүләкләнде. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Быел «Экояз» - сигез атналык марафон буларак узды, анда һәр атна аерым темага багышланган иде. Конкурска барлыгы 1 200 гариза килгән. Экология министры Александр Шадриков әйләнә-тирәлекне саклау эшендә геройлар дип аталырга хаклы татарстанлылар турында сөйләде. «Бу матур фразеологизм гына түгел. Монда Феофанның сүзләрен китерәм: «Кече Ватанны торгызганда без бөек Россияне торгызабыз. Бу дөрестән дә  шулай!» - дип билгеләп үтте табигатьне саклау ведомствосы башлыгы.

Ул Минзәләнең 3 нче мәктәбе укучыларын мисал итеп китерде. Балалар 150 чара үткәргән! Агачлар  утыртып, җыештырганнар, йортсыз хайваннар өчен приютларга ярдәм иткәннәр.

Александр Шадриков Мөслим гимназиясеннән укучыларны да билгеләп үтте. Алар нибары 15 кеше, әмма 100 экологик акция һәм чара оештыра һәм үткәрә алганнар, бу – ярларны җыештыру, агачлар утырту һәм макулатура җыю. Барысына да үрнәк күрсәткәннәр! «Быел Татарстанның «Экояз»ын Луганск өлкәсендә дә каршы алдылар. Чаллы мәктәбе укучыларының әти-әниләре Луганскида һәлак булган танкистларга һәйкәл янында Татарстан каеннарын утыртты», - дип уртаклашты конкурс нәтиҗәләре белән спикер. Россиядә Владимир Владимирович Путин Указы буенча игълан ителгән Гаилә елында Министрлар Кабинетында «Экояз» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү «Экогаилә» номинациясеннән башланды.

«Экогаилә» номинациясендә Менделеевскидан Мачихиннар гаиләсе 3 урын алды.

2 урын шулай ук Менделеевск районыннан Шәрифуллиннар гаиләсендә.

Иң яхшы экогаилә дип Сарман районыннан Хәннановлар гаиләсе танылды.

Бүген Министрлар Кабинетында иң яхшы муниципаль берәмлекләр дә аталды.

Үзәк статусы булган муниципаль районнар категориясендә өченче урынны: шәһәр тибындагы поселок, район үзәге, авыл — Апас алды.

Икенче урын – Саба районында.

Төркемдә иң яхшысы – Биектау районы.

Үзәк статусы шәһәр булган муниципаль районнар категориясендә өченче урында Менделеевск районы тора.

Шул ук категориядә икенче урынны Әлмәт районы алды.

Беренче урын Кукмара районына бирелде.

Шәһәр округлары төркемендә икенче урында  Чаллы шәһәре тора.

Шәһәр округлары категориясендә Казан шәһәре иң яхшысы булды.

Үзенең чыгышы ахырында экология министры массакүләм мәгълүмат чараларына икеайлык темасын яктыртканнары өчен һәм икеайлык чараларын оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашкан һәм ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәт белдерде. Экология безне берләштерә, дип билгеләп үтте Экология министрлыгы башлыгы.

«Экояз» конкурсының калган номинацияләре буенча җиңүчеләр, гадәттә, июнь уртасында узачак бүләкләү тантанасында яңгыраячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International