Бүген без барыбыз да планетага булышу өчен берләшәбез!

2024 елның 29 мае, чәршәмбе

Бөтенроссия экологик «Яшел эшләр марафоны» кысаларында бүген 20:30дан 21:30га кадәр «Планетага ярдәм итү» акциясе узачак.

Без барлык халыкны бер сәгатькә булса да яктыртуны, электр приборларын һәм техниканы сүндерергә чакырабыз.

Акция уздырылган вакытта Татарстанда Мэрия, Казан Ратушасы, Казан Кремле, «Казан» гаилә үзәгенең җәяүлеләр зонасы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, ТР Экология министрлыгының территориаль идарәләре, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм башка ведомстволар биналарын яктырту сүндереләчәк.

Безнең белән бергә бул, 20:30да яктыртуны сүндер, планетага ярдәм ит! Һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә #марафонзеленыхдел #марафонэкосистема хештеглары белән пост урнаштырырга онытма.

Исегезгә төшерәбез, «Планетага ярдәм итү» акциясе җәмәгатьчелекнең игътибарын планетаның табигатенә һәм энергия ресурсларына сакчыл һәм җаваплы мөнәсәбәткә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International