Экология министрлыгы инспекторлары Күгәрчен авылында агынты сулар агызу урынында рөхсәт ителгән чик концентрация нормативларының артуын ачыклады

2024 елның 21 мае, сишәмбе

Апрель аенда Экология министрлыгына Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылында Сөлә елгасына агынты сулар агызу турында мөрәҗәгать килде.

Идел-Кама идарәсе инспекторлары экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге белгече белән берлектә оператив рәвештә агынты сулар аккан урынга чыктылар. Сөлә елгасын тикшергәндә «Русский Мрамор» агросәнәгать комплексына караган торбадан чистартылмаган агынты сулар агызылуы ачыкланган. Белгечләр агынты суны агызу урынында, елга агымы буенча түбәнрәк һәм югарырак пробалар алганнар.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча балык хуҗалыгы объектлары өчен рөхсәт ителгән чик концентрациясе нормативларыннан артып китү ачыкланды. Мәсәлән, аммоний-ионы буенча 126 тапкыр, сульфат-ионы буенча 10 тапкыр, фосфат-ионы буенча 11,3 тапкыр, химик кислород куллану буенча 30 тапкыр.

«Русский Мрамор» агросәнәгать комплексына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның рөхсәт ителмәве һәм бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International