Хокук бозучы әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян өчен 4 миллион сумга якын акча түләячәк

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары тарафыннан Әлмәт шәһәренең Р. Фәхретдин урамында рөхсәтсез калдыклар урнаштыру факты ачыкланды. Пычранган кишәрлекнең  мәйданы 5 200 кв.м тәшкил итә. Бердәм күчемсез милек дәүләт реестры өземтәсе буенча кишәрлекнең  хуҗасы булып физик зат  тора. Экологлар әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны 3 902 210 сум күләмендә исәпләп чыгарган һәм бозучыга күрсәтмә биргән.

Зыян үз теләге белән түләнмәгәнлектән, Экология министрлыгы Әлмәт шәһәр судына зыянны каплау турында гариза биргән.

Суд барышында җир кишәрлеге хуҗасының  кишәрлекне  башка физик затка арендага биргәнлеге ачыкланды.

Апрель ахырында Әлмәт шәһәр суды читтән торып карар белән әлеге җир кишәрлеген арендага алган физик затка карата Экология министрлыгының дәгъвасын тулысынча канәгатьләндерде. Хокук бозучы 4 млн.сум түләячәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International