Татарстанда яшәүче меңгә якын кеше «Экояз 2024» чарасында катнашты

2024 елның 1 мае, чәршәмбе

«Экояз» республика конкурсы 1 апрельдә санитар-экологик икеайлык белән бергә старт алды. Бу вакыт эчендә Татарстанда яшәүчеләрдән 906 гариза килгән.

Иң күп гаризалар «Экокоманда» номинациясендә алынган: балалар бакчаларыннан — 296, мәктәпләрдән – 287. «Экоберләшмә» категориясендә — 158, «Экогаилә» категориясендә — 90, «Экоярдәмче» категориясендә – 75 гариза бирелгән.

Конкурста иң актив катнашучылар- Чаллы (70 гариза), Балтач (55 гариза) һәм Менделеевск (49 гариза) районнары халкы.

Конкурста катнашучылар 4 атна эчендә 5603 экологик юнәлештәге чара үткәргәннәр – алар сыерчыкларга оялар ясаганнар, макулатура җыйганнар, чишмәләрне төзекләндергәннәр.

Хәзер территорияне төзекләндерүгә багышланган «Экояз»ның бишенче атнасы бара. Символик исеме «Тынычлык. Хезмәт. Май» 1 Май бәйрәменә туры килә. Бу атна ахырына кадәр без үз участокларыбызны тәртипкә китерергә, үсентеләр утыртырга һәм бу дөньяны чистарак итәргә тәкъдим итәбез.

Катнашу өчен 5 майга кадәр территорияне төзекләндерү буенча чаралар үткәрергә кирәк. Аннары постны «ВКонтакте» да үз битендә эш нәтиҗәсе белән урнаштырырга. Һәм ахырда раслауны почтага җибәрергә: Eco.pros@tatar.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International