«Парклар маршы - 2024» акциясе кысаларында Чаллы буйлап балалар рәсемнәре һәм плакатлар белән бизәлгән экологик трамвай узды.

2024 елның 30 апреле, сишәмбе

«Парклар маршы - 2024» акциясе кысаларында Чаллы буйлап балалар рәсемнәре һәм плакатлар белән бизәлгән экологик трамвай узды.

Акциядә 25 кеше катнашты. Бу «Табигать дуслары берлеге» оешмасы активистлары, «Tоп» компьютер академиясе студентлары, укучылар һәм Чаллы мәктәпләре педагоглары.

Һәр тукталышта экотрамвай активистлары шәһәр халкына «Түбән Кама» милли паркы турында сөйләүче мәгълүмати открыткалар, буклетлар һәм газеталар бүләк итте.

«Мондый экочара халыкка паркларны һәм тыюлыкларны саклау өчен берләшергә ярдәм итә. Хәзер кешеләр тагын да күбрәк белә һәм Игелекле эшләр маршына кушылырга мөмкиннәр!»- дип билгеләде Кама буе идарәсе инспекторы.

Акцияне оештыручылар - «Түбән Кама» милли паркы һәм 4 нче балалар экология-биология үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International