Һәркемне «Мәхәббәт, Мәңгелек һәм Тормыш хакына» XI Бөтенроссия экологик-патриотик акциясендә катнашырга чакырабыз. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына һәм Россиядә Гаилә елына багышлана.
Теләге булган һәркемгә Ватан өчен гомерләрен биргән Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә агач утыртырга кирәк. 45 миллион агач утырту аларның батырлыгы өчен рәхмәт булачак. Һәр үсенте янында: «Бу агач Мәхәббәт, Мәңгелек һәм …. (табличкада кем өчен утыртылган кешенең фамилиясе, исеме һәм атасының исеме язылырга тиеш) тормыш хакына үсә ...» дип язылган тамга яки тактачык урнаштырырга мөмкин.
17 июньгә кадәр катнашырга була, йомгак ясау 2024 елның 7 июленә кадәр узачак. Акциядә катнашучыларның барысына да электрон Рәхмәт хатлары җибәреләчәк.
Барлык детальләр дә сылтама буенча бар:
Әйдәгез, бергәләп планетаны саклыйк һәм Ватаныбызны саклаучыларга агачлар бүләк итик!