15-19 апрельдә Экология министрлыгына 411 мөрәҗәгать килгән

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

15-19 апрельдә Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 411 мөрәҗәгать килгән. Халыкны борчыган иң актуаль мәсьәлә санкцияләнмәгән чүплекләр булды. Бу тема буенча бер атна эчендә 338 хәбәр килгән. Әйтик, Нурлат районы территориясен күчмә тикшерү барышында, Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Нурлат шәһәрендә 2 рөхсәтсез төзелеш калдыклары чүплеге тапкан. Беренче чүплек В.Медведский урамында «Нурлат шикәре» заводы территориясе янындагы контейнер мәйданчыгы янында ачыкланган. Чүплекнең гомуми мәйданы 45 кв.м тәшкил итә. икенче чүплек Гыйматдинов урамында табылган. Чүплекнең мәйданы 48 кв.м тәшкил итә. Нурлат районы Башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуны рөхсәт итмәү турында кисәтү һәм 60 көн эчендә бозуны бетерүне таләп җибәрелә. Мәктәп укучылары икеайлык кысаларында үзләрен актив күрсәтәләр. Чүплеккә карата 338 шикаятьнең 248е «Мәктәп экопатруле» катнашучыларыннан кергән.

Узган атнада шулай ук атмосфера һавасының сыйфатына 33 шикаять һәм суның сыйфатына 28 мөрәҗәгать килде.

Ел башыннан Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә барлыгы 1938 мөрәҗәгать кабул ителгән. Аларның 768е «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша, 289 хәбәр «Халык контроле» системасы аша, 66сы «ПОС» кире элемтә платформасында теркәлде һәм 815 хәбәр Министрлыкның элемтә каналлары аша кергән.

Исегезгә төшерәбез, Экология министрлыгы «Вконтакте» бергәлегендә «Дәүләт хезмәтләре. Бергәләп хәл итәбез» кушымтасын йөкләү өчен сылтамалар бар. Аның ярдәмендә теләсә кайсы кулланучы тормыш сыйфатын яхшырту өчен сорау бирә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International