Экология министры урынбасары Ольга Манидичева Татарстанның иң яхшы дәүләт хезмәткәрләре арасында

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре советы карары белән Электрон мактау тактасына кертү өчен дәүләт граждан хезмәткәрләре билгеләнде.

ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгыннан Мактау тактасына министр урынбасары Ольга Манидичева кертелде. Бүген аны лаеклы бүләк белән экология министры Александр Шадриков котлады.

Исегезгә төшерәбез, дәүләт хезмәткәрләрен Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасына кертү өчен нигез булып аларның һөнәри казанышлары, инициативалылыгы һәм дәүләт органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыруга шәхси өлешләре тора.

Электрон мактау тактасы Татарстан Республикасының рәсми порталында «Дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәте» бүлегендә урнаштырылган http://gossluzhba.tatarstan.ru/doska-pocheta.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International