Бөтен гаилә белән экологик һәм танып белү квестларына!

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм ТРда Рус география җәмгыяте төбәк бүлеге ярдәме белән шәһәрдә ориентирлашу һәм туган якны өйрәнү буенча 27 нче уен Tat-Rus узды.

Уенның максаты элеккечә кала - шәһәр тарихы һәм аның уникаль урыннары, парклары, скверлары, истәлекле урыннары белән кызыксынуны стимуллаштыру. Ә менә уенның тематикасы РФ Президенты Владимир Путин карары буенча Россиядә игълан ителгән «Гаилә елына» багышлана.
Уенда 300гә якын кеше катнашты, алар 90 команда составында бөтен Казан буенча уен сорауларына җавап эзләделәр. Исегезгә төшерәбез, уенда мәктәп укучылары, студентлар, ата-аналар, укытучылар, педагоглар катнаша ала. Командалар составы 4 кешегә кадәр. Катнашучыларга иң күп контроль пунктлар алырга кирәк. Моның өчен аларга контроль пункт легендасында тасвирланган урынга барып җитәргә, маршрут битендә теркәп куярга кирәк. Маршрут үткәннән соң җаваплар гугл-формага языла, җавапларны җибәрү вакыты команданың финиш вакыты дип санала.

Уен ике категория буенча үткәрелә:

Дәрвиш – иң популяр категория. Маршрут физик әзерлек таләп итми һәм аның төп идеясе-танып белү;

Көнгерә – 14 яшькә кадәрге катнашучылар һәм аларның әти-әниләре өчен гаилә категориясе. Команда составы 2-4 кеше, шуларның берсе 13 яшьтән өлкәнрәк булмаска тиеш, икенчесе 18 яшьтән кечерәк булмаска тиеш.

Һәр категориядә җәмәгать транспортын куллану тыела. Һәр катнашучыга катнашу турында сертификат һәм истәлекле значок бирелә!

Җиңүчеләрне бүләкләү 25 апрельдә узачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International