Умырзаялар – безнең кояшлы көн символы! Халыкара Умырзаялар көне бүген билгеләп үтелә.

2024 елның 19 апреле, җомга

Халыкара Умырзая көне традицион рәвештә 19 апрельдә билгеләп үтелә.

Бу нечкә, нәзберек чәчәк күптән кыш бетү һәм яз  башлану символына әверелде. Аңа багышланган бәйрәм язгы җылылык бирә, шатлык, өмет уята һәм йөзләрдә елмаюлар уята.

Кызыклы фактлар:

Умырзаялар дип иртә чәчәк атучы үсемлекләрнең зур төркемен атыйлар. Аларның кайбер төрләре Россия Федерациясенең Кызыл китабына һәм төбәк Кызыл китапларына кертелгән. Табигатьтә беренче чәчәкләрнең әһәмияте бик зур. Бу үсемлекләрнең нектары бал кортлары һәм башка бөҗәкләр өчен азык булып хезмәт итә, ул вакытта башка үсемлекләр әле  кыштан уянмаган була.

Россиядә умырзаяларны  җыю һәм сату өчен физик затларга 2,55 мең сум, вазифаи затлар өчен 1520 мең сум һәм юридик затлар өчен 500 меңнән 1 миллион сумга кадәр административ штраф каралган. Моннан тыш, һәр өзелгән экземпляр өчен тагын 300 сум акча алына.

19 апрель – Россиядә «Беренче чәчәк» операциясе. Аны ел саен Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы Россиянең бөтен территориясендә үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International