Халык шикаяте буенча инспекторлар Югары Кабан күленнән су пробаларын алдылар

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Экология министрлыгына массакүләм мәгълүмат чараларыннан Казан шәһәренең Вахитов районындагы Югары Кабан күленә торбадан пычрак агынты су агызу турында мөрәҗәгать килде. Экология министрлыгының Үзәк идарәсе инспекторлары бу урынга оператив рәвештә чыгып китәләр.

Тикшерү барышында торбадан рөхсәтсез агынты су агызылуы ачыкланган.  Үзәк бүлеге белгечләре лаборатория тикшеренүләре өчен табигый һәм агынты су үрнәкләрен сайлап алдылар. Экология министрлыгы әлеге торбаның баланс тотучысын төгәлләү өчен Казан шәһәре Башкарма комитетына запрос җибәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International