Бүген, 16 апрельдә, «Макулатура тапшыр - агачны коткар» марафоны старт алды. Ул Татарстан районнары һәм шәһәрләре арасында ярышлар рәвешендә уза. Ай ярым эчендә, 30 майга кадәр, теләгән һәркем үз өлешен кертә һәм ким дигәндә бер агачны коткара ала. Татарстанның барлык уку йортлары, иҗтимагый оешмалары, предприятиеләре, компанияләре һәм башка учреждениеләре катнаша ала. Экоакциядә катнашу өчен ким дигәндә 300 килограмм макулатура җыярга һәм акциянең Сдавайбумагу.рф яки www.Sdai-Bumagu.com. рәсми сайтында гариза калдырырга кирәк.
Үзенә генә 300 килограммны җыю авыр булса, әмма акциядә катнашырга бик теләүчеләр эш урыны буенча яки якындагы уку йортына «Макулатура тапшыр- агачны коткар» акциясендә бергәләп катнашырга тәкъдим белән мөрәҗәгать итә ала.
Тапшыруга дөрес әзерләнү өчен икенчел эшкәртелергә тиешле макулатураны җыярга кирәк: ялтыравыклы журналлар, газеталар, офис кәгазе, дәфтәрләр, крафт кәгазь. Пластик элементларны алып ташлап, тыгызлап бәйләү яки тыгыз һәм җыйнак итеп тартмаларга җыю яхшы.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Татарстан Республикасы макулатура җыю буенча төбәкләр арасында лидерлар өчлегенә керде. Акциягә 276 000 нән артык кеше кушылды, алар 1400 тоннадан артык кәгазь чимал эшкәртүгә җибәрделәр. Барлык катнашучылар да экологияне саклауга зур өлеш керттеләр, чөнки бер тонна макулатура 30 кешегә кислород бүлеп чыгаручы 10 агачны кисүдән саклый.
Акция елына 2 тапкыр даими рәвештә, «Подари Дерево» www.подари-дерево.рф. проекты ярдәме белән уза.
Марафон нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр Рәхмәт хатлары, ә иң нәтиҗәлеләре акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк. Бүләкләр бер яки берничә оешма бер җыю ноктасында тоннадан артык макулатура җыйганда түләнә.