Татарстанның «Ирекле ток» һәм «Дала лачыннарын торгызу» проектларын «Бәллүр компас» милли премиясендә җиңү өчен көрәшәчәк

2024 елның 10 апреле, чәршәмбе

ТР  Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының  дала лачыннарын торгызу   һәм Казансу елгасы акваториясендәге бер-берсенә ауган агачларны бетерү буенча проектлары «Бәллүр компас» милли премиясенең «Җәмәгатьчелек тануы»махсус номинациясендә халык тавыш бирүендә катнаша!

Исегезгә төшерәбез, 2023 елда ТР  Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының  дала лачыннарын торгызу буенча уникаль проекты старт алды. Республиканың Кама Тамагы районына дала лачыны чебиләрен алып килделәр, волонтерлар аларга табигый яшәү шартларында исән калырга һәм канатларына басарга ярдәм иттеләр. Бөтен процесс фәнни җәмәгатьчелек ярдәме белән узды.

Шулай ук су объектларының экологик торышын яхшыртуга юнәлдерелгән эшләрне дәвам итү максатыннан, 2023 елда ТР  Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге белән берлектә «Ирекле ток» проекты кысаларында Казансу елгасы акваториясеннән агач калдыкларын бетерү чараларын гамәлгә ашырды.

Татарстан проектларына премиянең рәсми сайтында ярдәм итәргә мөмкин. Сылтамалар буенча  күчәргә һәм «Тавыш бирү»не сайларга кирәк.

Дала лачыннарын торгызу: https://rus-compass.ru/projects/8465/     

Ауган агач калдыкларын бетерү проекты: https://rus-compass.ru/projects/8451/

Тавыш бирү 30 апрельдә уза.

Белешмә: «Бәллүр компас» милли премиясе Рус география җәмгыяте эгидасы астында Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән үткәрелә. Җиңүчеләрне Россиянең табигый һәм тарихи-мәдәни мирасын саклауга юнәлдерелгән уникаль проектлар авторлары арасыннан сайлыйлар. Премия уздырылган вакытта дөньяның 45 иленнән һәм Россиянең барлык төбәкләреннән 3720 проект килгән. Җиңүчене интернет-тавыш бирү юлы белән билгеләүче «Җәмәгатьчелек тануы» махсус номинациясендә 2,5 миллионнан артык кулланучы катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International