15 апрель-Халыкара Экологик белем көне. Бу көнне традицион рәвештә әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә багышланган төрле лекцияләр, семинарлар, мастер-класслар үткәрелә. Быел бәйрәм бер көннән артып китте: Россия төбәкләрендә экологик инициативаларга бер атна багышланды. 8-17 апрельдә экологик-агарту чаралары: дәресләр һәм лекцияләр, мастер-класслар, шулай ук экология лидерлар белән очрашулар уза.
Татарстанда экологик белемнәр атналыгы бер атна белән генә чикләнми. 1 апрельдән республикада санитар-экологик икеайлык белән бергә «Экояз» бара. Быел конкурс 8 атналык экологик квест рәвешендә уза. «Кошларга ярдәм ит» беренче атнасы канатлы дусларга багышланган. Конкурсның беренче атнасында гына да экопроектка 800гә якын катнашучы кушылды. 8 апрельдән калдыкларны аерым җыюга багышланган икенче атна старт алды. Теләге булган һәркем пыялага икенче тормыш бирә, кәгазьне эшкәртүгә җибәрә яки пластикны дөрес сортлый ала. Катнашу өчен калдыкларны сортлау буенча чаралар үткәрергә һәм эш нәтиҗәсе белән «ВКонтакте» да үз битеңдә пост урнаштырырга кирәк. Ахырда раслауны почтага җибәрергә: Eco.pros@tatar.ru.
Исегезгә төшерәбез, экологик агарту — Россия Президенты Владимир Путин карары буенча гамәлгә ашырыла торган «Экология» илкүләм проектының төп бурычларының берсе.