«Экояз» республика конкурсының экологик марафоны кысаларында Буа шәһәренең «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм Азнакай гимназиясе укучылары кошларга багышланган конкурсның беренче атнасына кушылдылар. Экология министрлыгының Идел аръягы һәм Идел буе идарәләре хезмәткәрләре Халыкара кошлар көненә багышланган экологик чаралар үткәрделәр.
Балаларга көньяктан безгә очып килгән беренче күчмә кошлар, аларны «яз хәбәрчеләре» дип атыйлар, сыерчыклар турында сөйләделәр. Алар кар эри башлау белән кайталар Мәктәпкәчә яшьтәге балалар сыерчыкларның үз ояларында яшәр өчен туган җирләренә кайтулары турында белгәннәр. Яшь сыерчыклар исә яңа оялар эзлиләр. Нәкъ менә алар өчен агачларга яңа сыерчык оялары ясарга һәм элеп куярга кирәк. Балалар шулай ук ул ояларның ничек ясалырга тиешлеге турында да белделәр.
Ә Азнакай гимназиясе укучылары әти-әниләре белән бергә сыерчык оялары ясадылар, шулай ук «Кошлар ишегалды» кул эшләре һәм рәсемнәр күргәзмәсендә катнаштылар. Кош оялары төрле формада һәм зурлыкта эшләнгән. Иң мөһиме, аларда кошларгауңайлы булачак.