Узган атнада Экология министрлыгына 287 мөрәҗәгать килгән

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе

1 апрельдән 7 апрельгә кадәр Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 287 мөрәҗәгать килгән. Халыкны борчыган иң актуаль мәсьәлә - санкцияләнмәгән чүплекләр. Бу тема буенча бер атна эчендә 200 хәбәр килгән. Әйтик, узган атнада Лаеш районы территориясен санитар-экологик тикшерү барышында Экология министрлыгының Үзәк идарәсе инспекторлары «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ вәкилләре белән берлектә 2 рөхсәтсез урнаштырылган төзелеш чүплеге ачыкланды. Төзелеш чүп-чарлары (асфальт-бетон) Тамгачы торак пунктында табылган, ә Сиңгел торак пунктында кирпеч калдыклары чүплеге табылган. Лаеш районы администрациясенә ачыкланган хокук бозуларны бетерү буенча чаралар күрү турында хат җибәрелгән.

Узган атнада шулай ук атмосфера һавасының сыйфатына 26 шикаять һәм суның сыйфатына 38 мөрәҗәгать килде.

Ел башыннан Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә барлыгы 1213 мөрәҗәгать кергән. Аларның 300е «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша, 210 хәбәр «Халык контроле» системасы аша килде, 58е «ПОС» кире элемтә платформасында теркәлде һәм 645 хәбәр Министрлыкның элемтә каналлары аша кабул ителде.

 

 

Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнарын бозуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:

-телефон буенча (843) 267-68-67;

- интернет кабул итү бүлмәсендә http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- «Халык контроле» системасында «Экология» категориясе;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча;

- «Бердәм цифрлы кире элемтә тәрәзәсе»нә https://eco.tatarstan.ru/;

- атна саен, сишәмбе көнне уза торган гражданнарны кабул итүдә. (843) 267-68-48 телефоны буенча язылырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International