Әлмәттә, Чаллыда һәм Буада санитар-экологик икеайлык буенча киңәшмәләр узды

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

Кама буе, Көньяк-Көнчыгыш һәм Идел аръягы идарәләрендә башкарма комитет җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары өчен икеайлык башлануга багышланган киңәшмәләр узды.

«Быел кар бик күп яуды. Шимбә өмәләренә чыга гына башладык, әмма шуны истә тотарга кирәк: территорияләрне чистарту буенча төп чараларны май бәйрәмнәренә кадәр тәмамларга. Барлык муниципалитетларның намуслы мөнәсәбәтенә, халкыбызның, экоактивистларның, предприятиеләрнең һәм оешмаларның ярдәменә өметләнәбез», - дип билгеләп үтте Көньяк-Көнчыгыш идарәсе башлыгы урынбасары Илшат Абдуллин.

Киңәшмәләрдә шулай ук ел саен Экология министрлыгы үткәргән традицион «Экояз» акциясе турында да фикер алыштылар. Быел ул яңа форматта уза, конкурсның беренче атнасы инде старт алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International