Александр Шадриков журналистларга «Экояз 24»нең ничек узачагын сөйләде

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

Быел «Экояз» республика конкурсы экологик марафон форматында узачак.

Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары  министры Александр Шадриков сөйләде.

Һәр атна билгеле бер темага багышлана. «Экоярдәмче», «Экоберләшмә», «Экогаилә», «Экокоманда» һәм «Экопартнер» номинацияләрендә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү июнь аенда планлаштырылган. Һәр номинациядә өчәр урын. Конкурс үзе 26 майга кадәр узачак.

Квестның беренче атнасында катнашырга була инде. «Кошларга ярдәм ит» этабы кошларга багышлана. Активистларга кош оясы яки җимлек ясарга һәм агачка элеп  куярга кирәк. Аннары эш нәтиҗәсе белән «ВКонтакте»да үз битендә пост урнаштырырга һәм почтага раслау җибәрергә eco.pros@tatar.ru конкурста теләгән һәркем катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International