Әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян өчен хокук бозучы 3 миллион сумнан артык түләячәк

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе адресына «Бердәм дежур диспетчерлык хезмәте» аша 2023 елның маенда Түбән Каманың сәнәгать зонасы районында нефть продуктлары белән цистернаның агуы турында хәбәр килде. Кама аръягы идарәсе лабораториясе инспекторлары һәм белгечләре урынга чыгып киттеләр.

Территорияне тикшерү барышында сәнәгать зонасы участогында зур йөк цистернасы шартлау нәтиҗәсендә нефть продуктлары агып чыгуы ачыкланган. Пычранган участокның мәйданы 444 кв.м тәшкил итә. Экологлар туфрак пробаларын сайлап ала. Анализ нәтиҗәләре  беркетмәсе нигезендә туфрактагы фон концентрациясенә карата нефть продуктлары күләменең 120,4 тапкыр артуы ачыкланган. Экологлар 3 млн 376 мең сум күләмендә әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны исәпләп чыгарган. Быелның 19 мартында Татарстан Арбитраж суды тарафыннан дәгъва Экология министрлыгы файдасына канәгатьләндерелде. Хокук бозучыга (ИП Р.А.Маннанов) зыянны тулысынча түләргә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International