Бүген Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланды

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

Бүген, 1 апрельдә, санитар-экологик икеайлыкка старт бирелде. Аның төп максаты-чүплекләрне бетерү һәм кыштан соң территорияләрне төзекләндерү. Бу эшнең актуальлеге һәм кирәклеге ел саен статистика белән раслана. Әйтик, 2023 елда икеайлык кысаларында барлык күзәтчелек ведомстволары тарафыннан 8 меңнән артык хокук бозу очрагы ачыкланган. Барлык бозуларның 69% ы яки 5,5 меңе-калдыклар. Икеайлык ахырына 5 мең чүплек яки 89 % җыелган. 2023 елның апрель һәм май нәтиҗәләре буенча 70,2 млн сумлык штрафлар һәм таләпләр куелды.

Каты көнкүреш калдыклары  полигоннарына 520 мең куб. м. калдыклар чыгарыла, 18 мең берәмлек техника җәлеп ителә, 650 меңгә якын агач һәм куак утыртыла. Республикабызның 688 мең кешесе бу эшләрдә  турыдан-туры катнашты.

2023 елгы икеайлык кысаларында экологик җәмәгать кабул итү бүлмәсенә 4900 сорау килде. Алар барысы да хәл ителгән.

Экология министрлыгы хезмәткәрләре, «Чиста булачак» активистлары  һәм республиканың күп районнары якын көннәрдә үк  шимбә һәм чәршәмбе өмәләренә чыгачак. Кушылыгыз!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International