Татарстанда 1 апрельдә санитар-экологик икеайлык башлана

2024 елның 30 марты, шимбә

Бүген шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасының экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков булачак санитар-экологик икеайлык турында сөйләде. Ул гадәттәгечә 1 апрельдән башлана. Аның төп максаты - чүп-чар өемнәрен бетерү һәм кыштан соң территорияләрне төзекләндерү.

Әйтик, 2023 елда ике айлык кысаларында барлык күзәтчелек ведомстволары тарафыннан 8 меңнән артык хокук бозу ачыкланган.  Шуларның 6890 ы оператив рәвештә бетерелде, калганы ел дәвамында.  Барлык хокук бозуларның 69% ы яки 5,5 мең - бу калдыклар. Ике айлык тәмамлануга 5 мең чүплек яисә 89 % җыештырылды.  2023 елның апрель һәм май нәтиҗәләре буенча 70,2 млн сумлык штрафлар һәм таләпләр куелды.

Анализ күрсәткәнчә, төбәк операторы тарафыннан калдыкларны вакытында чыгармау актуаль һәм проблемалы юнәлеш булып кала, нигездә бу «ПЖКХ» Идарәче компаниясе.

«2023 елның икеайлыгы кысаларында каты коммуналь калдыклар полигоннарына 520 мең кубометрдан артык калдык чыгарылган (2022 елда - 510 мең кубометр), 18 мең берәмлек техника җәлеп ителгән, 650 меңгә якын агач һәм куак утыртылган. Республикабызның 688 мең кешесе бу эшләрдә  турыдан-туры катнашты. Мондый активлык өчен барлык районнарга, предприятиеләргә һәм учреждениеләргә рәхмәт!»-  дип сөйләде экология министры.

2023 елгы икеайлык кысаларында экологик җәмәгать кабул итү бүлмәсенә 4900 сорау килде. Алар барысы да хәл ителгән.

2024 елның беренче өч аенда министрлыкка төрле элемтә каналлары аша 785 шикаять килгән, шуларның 71е санкцияләнмәгән кар чүплекләре һәм 296ы санкцияләнмәгән калдыклар урнаштыру фактлары буенча, нигездә бу көнкүреш һәм төзелеш чүп - чарлары мәсьәләләре.

 Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, булачак икеайлык кысаларында барлык мәсьәләләр районнар белән зона киңәшмәләрендә каралды.

 Бу чорда җаваплылык зоналары төгәл билгеләнгән. Шулай ук традицион рәвештә вертолет очышлары һәм тимер юл полосалары буйлап комиссия белән карап йөрүләр планлаштырылган.

«Быел яз соңрак килә, кар бик күп иде, елгаларда әле дә боз китмәде. Ләкин көннән-көн су төшүне көтәбез. Шуңа күрә терлекчелек калдыкларын урнаштыру урыннарына һәм агрохимикатлар саклау объектларына аерым игътибар бирү мөһим. Кирәк булса, аларны ашыгыч рәвештә тәртипкә китерергә. Әгәр әлеге объектларны урнаштырганда бозулар ачыкланса, аларны оператив рәвештә бетерергә. Исегезгә төшерәбез, су саклау зонасында калдыклар урнаштыру һәм ашламалар саклау Су кодексы белән рөхсәт ителми һәм зур штрафларга китерә», – дип ассызыклады табигатьне саклау ведомствосы башлыгы.

«Әйдәгез, карның эреп бетүен көтеп тормыйк, тәртип урнаштырырга бүген үк башларга кирәк, барлык төп чараларны безнең төп бәйрәмебезгә – Бөек Җиңү көненә кадәр тәмамларга кирәк! 9 майга Дан аллеяларында, җирләү урыннарында тәртип урнаштырырга, геройларның исемнәре уелган обелискларны ремонтларга. Бу истәлек һәм хөрмәт билгесе, һәрберебезнең бурычы!», - дип тәмамлады чыгышын  Александ Шадриков.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International