Экология министрының беренче урынбасары Илнур Гобәйдуллин район администрацияләре вәкилләре белән санитар-экологик икеайлык буенча киңәшмә үткәрде

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Экология министрлыгында Казан, шулай ук башкалага якын Югары Ослан, Питрәч, Биектау, Зеленодольск һәм Лаеш районнары администрацияләре вәкилләре белән киңәшмә узды. Киңәшмә башында экология министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасының әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Илнур Гобәйдуллин билгеләп үткәнчә, 1 апрельдә Татарстанда традицион рәвештә территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык башлана. Узган еллардагы кебек үк, җәмәгать киңлекләрен, урман полосаларын һәм яр буе зоналарын чистарту өстенлекле булып кала. Дан мемориаллары территорияләрен, Бөек Ватан сугышы геройлары истәлеге аллеясын һәм җирләү урыннарын тәртипкә китерүгә аерым игътибар бирү планлаштырыла.

«Районнарыбызны тәртипкә китерү-безнең күптәнге традициябез, без сезнең белән инде беренче ел гына эшләмибез, һәркайсыгыз үзенең проблемалы урыннарын белә. Кар чүплекләре урнашкан барлык территорияләрегезне тагын бер кат тикшереп чыгуыгызны сорыйм, бу урыннарны без барыбыз да беләбез, аларны да тикшерәчәкбез. Сезнең контейнерларыгыз җитәрлекме, бәлки зуррак күләмдә урнаштырырга кирәктер. Дача сезоны башлануга әзер булыгыз, бакчачылык җитәкчеләре белән очрашулар үткәрегез, алар белән проблемалы мәсьәләләр турында фикер алышыгыз. 9 майга без һәр җирдә тәртип урнаштырырга тиеш». Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы ачыкланган калдыклар туплану урыннарын бетерүнең барышын, шул исәптән тимер юл буенча, авиаочышлар һәм рейдлар кысаларында да күзәтәчәген ассызыклады.

Шулар белән беррәттән, икеайлык кысаларында, шәһәрне санитар чистарту чараларына шәһәр халкының, предприятиеләрнең һәм оешмаларның максималь санын җәлеп итү мөһим, дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International