Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Әлмәт шәһәренең 26нчы мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен лаборатория буенча экоэкскурсия үткәрделәр.
Балаларга лаборатория эше, сайлап алынган пробаларны анализлау ысуллары турында сөйләделәр. Суның сыйфатын билгеләүче белгечләрнең төп ярдәмчеләре – лабораториядә махсус үстерелгән дафнияләр белән таныштырдылар. Балалар өчен су белән эксперимент ясау аеруча кызыклы булды, аларга теге яки бу химик матдәләр тәэсирендә суның төсен ничек үзгәртүен ачык итеп күрсәттеләр.
Белгечләр күчмә экологик лаборатория эшен дә күрсәттеләр. Экологлар балаларга автомобильнең ни белән җиһазландырылганын һәм атмосфера һавасының сыйфаты ничек билгеләнә икәнен ачтылар. Атмосфера һавасын сынап карау белән бәйле мөрәҗәгатьләргә оператив реакция кирәклеге һәм атмосфераны автомат режимда пычраткыч матдәләргә анализлау гына түгел, ә кирәкле урынга тиз барып җитү сәләте булган шундый мобиль лабораториянең мөһимлеге турында да сөйләделәр.
«Хәзерге заман балалары экология мәсьәләләре белән кызыксына. Бу сөендерә. Әйтик, безнең сыйныф экологик акцияләрдә актив катнаша. Ел дәвамында без төрле чараларда экоактивистлар булып торабыз: агачлар утыртабыз, пластик, макулатура җыябыз һәм иң мөһиме безгә укучыларның әти-әниләре дә ярдәм итә», - дип уртаклашты 4 нче сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчесе.
Экскурсия ахырында балалар Экология министрлыгыннан экология тематикасына китаплар белән бүләкләнде. Ә укучылар, үз чиратында, белгечләрне «Планетаны ничек сакларга кирәк» дигән плакат белән сөендерделәр һәм кызыклы экоэкскурсия өчен белгечләргә рәхмәт белдерделәр.