Югары Арбаш мәктәбендә экологик конференция узды

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

Кукмара районында «Эзләнү һәм иҗат аша камиллеккә» дигән экологик-географик фәнни-гамәли конференция узды. Конференция инде 12 нче тапкыр үткәрелә, Быел ул Россиядә Гаилә елына һәм республикада Фәнни-технологик үсеш елына багышланды.

Жюрига Казан, Түбән Кама һәм республика районнары укучыларыннан һәм педагогларыннан 310 фәнни-гамәли эш тәкъдим ителде.

Тикшеренүләр 4 юнәлеш буенча үткәрелгән:

1. Экологик-биологик проблемалар һәм аларны чишү;

2. Кеше экологиясе: сәламәтлек, культура һәм тормыш сыйфаты;

3. Табигатьне саклауга керткән өлешебез;

4. Мәктәп укучыларының белем бирү һәм тәрбия процессында экологик грамоталылыгын формалаштыру.

Конференция эшендә Кукмара районы мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Миләүшә Бакланова, Төньяк территориаль идарә башлыгы Ленар Касыймов, профессор, биология фәннәре докторы Айрат Сабиров, Татарстан Республикасының атказанган экологы Рифкать Хуҗиев һәм «Татарстан» РГҖ яшьләр клубы җитәкчесе Рөстәм Фәрхуллин катнашты.

Чарада көнкүреш калдыклары белән пычрану, сәламәтләндерү сукмаклары булдыру, экологик белем бирү һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Конференциядә катнашучылар белем бирү чараларын уздырырга һәм әйләнә-тирә мохит проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә әзер булуларын белдерделәр.

Очрашу кысаларында шулай ук экологик тематикага багышланган ташландык материалдан эшләнмәләр, рәсемнәр һәм фотолар күргәзмәсе оештырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International