Татарстан «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасында катнашучы төбәкләр арасында лидерлар өчлегендә

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүдә табигатьтән рациональ файдалану фондының «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль программасы йомгаклары буенча бүләкләү тантанасы узды.

2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасының лидер-төбәкләре» номинациясендә 3 урынны яулады, Түбән Новгород өлкәсеннән һәм Санкт-Петербург шәһәреннән генә калышты. «Утильләштерү мәктәбе» программасы Россия Федерациясенең 16 төбәгендә гамәлгә ашырыла. Республиканың 32 торак пункты территориясеннән 185 тоннадан артык электрон һәм электр җиһазлары калдыклары чыгарылган инде. Программада катнашкан оешмаларның гомуми саны 547 тәшкил итә.

«Бүгенге бүләк – ул беренче чиратта халкыбызның казанышы. Һәрберебезнең керткән өлеше ярдәмендә республика күп юнәлешләрдә нәтиҗәләргә ирешә. Республика халкының тормышка ашырыла торган проектларда шундый актив катнашуы халкыбызның без алып барган эшкә ышанычын күрсәтә. Димәк, без дөрес юнәлештә барабыз», - диде министр урынбасары Егор Тарнавский.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның августында Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгы һәм Табигатьтән рациональ файдалану фонды арасында экологик программаларны гамәлгә ашыруда үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Имзаланганнан соң «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль программасы Татарстан Республикасы территориясендә таралды.

Табигатьтән рациональ файдалану фонды сайтында бюджет оешмаларыннан теркәлүләр саны буенча Татарстан Республикасы федераль программага кушылган төбәкләр арасында алдынгы урынны алып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International