Экология министрлыгы инспекторлары балчык чыгарылган законсыз карьер тапкан

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

Алексеевск районында экомониторинг вакытында Идел-Кама идарәсе инспекторлары Алексеевск авылы янында законсыз балчык чыгаруны ачыклаганнар. Карьерның гомуми мәйданы 300 м2 тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Җир кишәрлекләре хуҗалары, җирдән файдаланучылар, җир хуҗалары һәм җир кишәрлекләре  чикләрендә булган җир кишәрлекләрен арендалаучылар үз ихтыяҗлары өчен файдалану тәртибе, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә җир асты корылмалары төзү турында»гы карарына ярашлы рәвештә, җир кишәрлеге хуҗасы, аның чикләрендә гомуми таралган файдалы казылмаларны куллану планлаштырылса, эш башланганчы унбиш эш көн алдан бу хакта Татарстан Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгына язмача хәбәр итәргә тиеш. Бу очракта министрлыкка эш башлану турында тиешле хәбәр килмәгән.

ТР Алексеевск районы башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның рөхсәт ителмәве һәм 60 көн эчендә  бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International