Биш ел эчендә «Чиста ил» федераль проекты кысаларында «Экология» илкүләм проекты кысаларында Россиядә шәһәр чикләрендә 128 санкцияләнмәгән чүплек һәм 80 куркыныч объект бетерелгән, алар барлыгы 2,2 мең гектар җирне биләгән. Бу хакта «Российская газета»га биргән интервьюсында Табигать министрлыгы башлыгы урынбасары Морад Кәримов сөйләде һәм иң актив төбәкләрне, шул исәптән Татарстанны да мисал итеп китерде.
Татарстан Республикасында федераль проектны гамәлгә ашыруның 5 елында төбәк картасыннан Түбән Кама районының Прости авылындагы чүплек юкка чыкты, чүплекне бетерүгә 731,1 млн сум акча юнәлтелгщн. Минзәлә шәһәрендә чүплек рекультивацияләнде, зур Самосырово полигоны бетерелде.
Кайчандыр нәкъ менә бу объект Самосырово бистәсе халкы өчен яман ис чыганагы булган. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Казан Башкарма комитеты полигонны рекультивацияләү проектын эшләде һәм бүгенге көндә барлык эшләр тәмамланды, проблема хәл ителде. Объектта актив дегазация системасы кертелгән.
Шулай ук «Чиста ил» федераль проекты кысаларында узган ел Саба районы Шәмәрдән авылы янындагы пычранган җирләрнең икенче участогын вакытыннан алда бетерүгә керештеләр. Быел барлык эшләр дә тәмамланырга тиеш - бу объект 2024 елда юкка чыгарылырга тиешле 63 объект арасында.
Морад Кәримов билгеләп үткәнчә, «Чиста ил» кысаларында иң актив чаралар уздыручылар арасында - Мәскәү өлкәсе, Байкал аръягы крае, Киров, Оренбург, Омск, Самара, Липецк, Курск өлкәләре, шулай ук Татарстан, Башкортостан һәм Чечня Республикалары.
Җыелган зыян объектларын бетерү буенча эшләр дәвам итә. Федераль Җыенга Юлламасында Россия Президенты Владимир Путин 2030 елга кадәр иң куркыныч 50 объектны юк итү бурычын куйды. Бу инде «Генераль җыештыру» федераль проекты кысаларында эшләнәчәк. Табигать министрлыгы башлыгы урынбасары сүзләренчә, төбәкләр 2,5 мең объект, шул исәптән Татарстан да гариза биргән инде. Хәзер кешеләрнең сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә нинди объект күбрәк йогынты ясавын аңлау мөһим, дип аңлатты Морат Кәримов. Шулай итеп өстенлек билгеләнәчәк һәм ел ахырына беренче чиратта бетереләчәк объектлар исемлеге булдырылачак. Калган гаризалар буенча эш дәвам итәчәк. Татарстаннан шулай ук 20гә якын объект күрсәтелгән.
Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, «2019 елдан Татарстанда «Экология» илкүләм проектының алты федераль проекты кысаларында 17,6 млрд сумлык 30 чара гамәлгә ашырылган. Алдагы ике елга – 2024 елдан 2026 елга кадәр 5,7 млрд.сумлык тагын сигез чара каралган»
Тулаем алганда, республикада табигатьне саклау чараларына алты ел эчендә 60,5 млрд сум акча юнәлтелгән. Нәтиҗәдә 65 млрд сумнан артык зыян булдырылмый калынган.
Белешмә: