Галимнәр Россия фаунасы өчен яңа күбәләк төрләрен тапканнар

2024 елның 11 марты, дүшәмбе

«Курильский» тыюлыгында Себер галимнәре бөҗәкләрнең 15 төреннән артыгын ачыклаган. Өстәвенә, аларның икесе Россиядә беренче тапкыр күренә. Мондый ачыш күбәләкләр табылган Кунашир утравы өчен дә, Россиянең бөтен фаунасы өчен дә мөһим.

Бөҗәкләр безнең планета экологиясе өчен бик мөһим. Алар калдыкларны эшкәртәләр, үсемлекләр һәм хайваннар санын көйлиләр, чәчәкле үсемлекләрне  серкәләндерәләр, туфрак барлыкка килүгә ярдәм итәләр.

Галимнәр экспедициягә  инде дүрт тапкыр килгәннәр һәм  һәрвакыт яңалык  тапканнар. 2022 елда экспертлар 50дән артык яңа бөҗәк төрен җыйган. Алга таба да алар ачышларын түземсезлек белән көтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International