Март башыннан Казанда атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотучы автомат станцияләре тарафыннан рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән 1 тапкыр артыклык очрагы теркәлгән

2024 елның 11 марты, дүшәмбе

Ел башыннан Экология министрлыгының атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотучы автомат станцияләре тарафыннан 759 меңнән артык үлчәү, шул исәптән Казан шәһәрендә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотучы биш автомат станция тарафыннан 254 меңнән артык үлчәү башкарылган.

1 марттан 7 мартка кадәрге чорда азот диоксиды буенча  рөхсәт ителгән чик концентрациясе 1, 63 максималь тапкырлыгы белән 1 арту теркәлгән. Ул Казанда И.Шакиров проспектында урнашкан атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тоту автомат станциясендә (АСКЗА-5) теркәлгән.  Артуның сәбәбе  автотранспорт двигательләренең пик сәгатендә эшләве булырга мөмкин.

Министрлыкның башка станцияләрендә узган атнада пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән арту теркәлмәгән.

Шулай ук 1-10 март көннәрендә Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә һаваның пычрануына карата шикаятьләр белән 20 мөрәҗәгать килде. Иң күп мөрәҗәгатьләр Казанның Мәскәү һәм Киров районнарында яшәүчеләрдән. Инспекторлар Казанның Киров, Авиатөзелеш, Мәскәү һәм Яңа Савин районнарында 7 проба алганнар.

1 марттан 5 мартка кадәр сайлап алынган пробаларда артыклыклар ачыкланмаган. Калган пробалар тикшеренү лабораториясендә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International