«Киләчәк уеннары» вакытында Экология министрлыгы инспекторлары 28 патруль рейды үткәргәннәр

2024 елның 5 марты, сишәмбе

Һәр көнне, 19 февральдән башлап, экологлар «Киләчәк уеннары» ярышлары узган территорияләрне, шулай ук делегацияләрнең үтү юлларына көчәйтелгән экологик мониторинг алып бардылар. Кар массаларын җыюны, контейнер мәйданчыкларын карап тотуны, пычрак агынты суларны агызуны контрольдә тотуга аерым игътибар бирелде. Барлыгы 28 рейд башкарылган. Территориядә патрульлек итү барышында табигатьне саклау законнарын бозулар ачыкланмаган. Шулай ук тәүлек әйләнәсе күчеп йөрүче экологик лабораторияләрнең кизү торуы алып барылган.  Атмосфера һавасының сыйфаты торышын мониторинглау гамәлгә ашырылган. Атмосфера һавасының 17 пробасы сайлап алынган. Пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясе чикләреннән артып китүе ачыкланмаган.

Моннан тыш, ярышлар уздырылган чорда инспекторлар составы шәһәр халкының 31 мөрәҗәгатен оператив рәвештә эшләп бетергән. Барлык шикаятьләр дә каралган,  инспекторлар  мөрәҗәгатьләр нигезендә алган кайбер пробалар әле тикшерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International