Халык шикаятьләре буенча Экология министрлыгы инспекторлары Казанның төньяк өлешендәге һава пробаларын алды

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

Бу ял көннәрендә Экология министрлыгына Казан һәм Зеленодольск районыннан атмосфера һавасы сыйфаты буенча берничә мөрәҗәгать килде. Халык атмосфера һавасындагы үзенчәлекле ис турында борчыла. Шикаятьләр буенча оператив рәвештә Экология министрлыгының Үзәк идарәсе инспекторлары урынга китте. Күчмә экологик лаборатория ярдәмендә җил юнәлешен исәпкә алып, Яңа Тура авылында Кооператив урамында 7 нче йорт янында һәм Казанда Айдаров урамында 18 нче йорт янында атмосфера һавасы пробалары алынды. Тикшерү күрсәткәнчә, һавада рөхсәт ителгән концентрациядән артып китүләр табылмаган.


Өстәмә хәбәр итәбез, 2 мартта Салават Купере торак комплексында урнашкан автомат контроль станциясендә (АСКЗА 5) азот диоксиды буенча 2 тапкыр арту ачыкланган. Исегезгә төшерәбез, азот диоксиды - ягулыкны, мәсәлән, автомобильләрдә бензинны яндыру вакытында барлыкка килә торган газ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International