22 февральдән 1 мартка кадәр Казанда атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тоту автомат станцияләре атмосфера һавасында пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясеннән артып китүен теркәмәгән.
Исегезгә төшерәбез, ел башыннан атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17 автомат станциясе 690 меңнән артык үлчәү башкарган, шул исәптән Казан шәһәрендә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның биш автомат станциясе 234 меңнән артык үлчәү уздырган.
Шулай ук узган атнада экология министрлыгы инспекторлары көн саен «Киләчәк уеннары» ярышлары уза торган объектларга якын территорияләрне тикшерделәр. 24 тапкыр карап чыгу башкарылган. Патрульлек вакытында табигатьне саклау законнарын бозулар ачыкланмаган. Аерым игътибар зонасында санитар-экологик хәл, атмосфера һавасының сыйфаты, контейнер мәйданчыкларының торышы.
Күчмә экологик лабораторияләр тәүлек әйләнәсе дежур тора.
Ярышлар уздырылган чорда атмосфера һавасында да артыклык ачыкланмаган. Ярышлар уздырылган чорда министрлыкка гражданнарның 29 мөрәҗәгате килде. Халыкның шикаятьләре буенча 20дән артык урынга чыгулар башкарылган. Мөрәҗәгатьләрнең 70% ы инде каралган.