Александр Шадриков: «Безнең эшне ил Президенты хуплавы – барлык табигатьне саклау ведомстволары өчен иң югары бәя!»

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Россия Президенты юллама барышында бик мөһим белдерүләр ясады һәм якын елларда барлык тармаклар һәм юнәлешләр, шул исәптән экология өлкәсе буенча да эш юнәлешен билгеләде.

Владимир Владимирович ассызыклаганча, соңгы биш елда шәһәрләрдә 128 эре чүплек һәм 80 тупланган экологик зыян объекты юкка чыгарылган, алар 53 субъектта кешеләрнең тормышын агулаган. «Татарстанда бу юнәлештә актив эш алып барыла-тупланган зыянның иң эре объектлары бетерелде. Прости авылында чүплек юкка чыкты, Минзәләдә чүплек рекультивацияләнде, Самосырово полигонында пилот проекты тәмамланды – анда зарарлы газны файдалы электр энергиясенә әйләндерделәр – болар барысы да илебез Президенты кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган «Экология»  илкүләм проекты ярдәмендә», - дип билгеләп үтте  Татарстан Республикасы экология һәм табигать  ресурслары министры

Дәүләт башлыгы 2030 елга барлык каты калдыкларны сортларга һәм аларның кимендә дүрттән бер өлешен икенче тапкыр кулланырга бурыч куйган.

Заманча экологик стандартларны исәпкә алып, җәмәгать транспорты үсеше планлаштырыла. 2030 елга кадәр субъектлар 40 меңгә кадәр автобус, троллейбус, трамвай, электробус алачак.

Татарстанда 1983 елдан бирле газларда пычраткыч матдәләр чыгаруны контрольдә тоту һәм аларның артуын ачыклау буенча «Чиста һава» операциясе бара. Ул ел саен җәйге чорда уза һәм анализ нәтиҗәләре буенча 5 һәм 6 экологик класслы автотранспорт нормативларына туры килмәгән процентлар нульгә тиң булган автомашиналар санының кимү тенденциясе күзәтелә.

Ил Президенты тарафыннан куелган бурычы тулаем алганда атмосферага зарарлы ташлаулар күләме ике тапкыр киметелергә тиеш. Нәтиҗәне бәяләү өчен әйләнә-тирә мохитнең сыйфатын мониторинглауның комплекслы системасы булдырылачак.

Владимир Владимирович белгечләргә хезмәт хакын арттыру кирәклеген дә билгеләп үтте.

«Алар хәл иткән мәсьәләләр бик мөһим, ә аларның керемнәре бик тыйнак», — диде Президент.

«Бүген дәүләт башлыгы тагын бер кат экология темасының һәр кеше өчен мөһим булуын ассызыклады, ул табигать саклау ведомстволары эшенең әһәмиятен билгеләп үтте һәм урман хуҗалыгы, гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау белгечләренең хезмәт хакын арттыру кирәклеге турында әйтте. Безнең эшне ил Президенты хуплавы  барлык табигать саклау ведомстволары өчен иң югары бәя», – Татарстан Республикасы экология һәм табигать  ресурслары министры Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, республикада әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирелә, ә барлык проектлар һәм программалар төбәк халкында   хуплау  ала.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International