ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта экология министры якындагы елларда гамәлгә ашырылачак табигатьне саклау чаралары турында сөйләде. Ул искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин 2025 елдан илнең су объектларын экологик сәламәтләндерү буенча 2030 елга кадәр яңа бердәм федераль проектны формалаштыруны хуплады. Яңа проект « Иделне савыктыру» һәм «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектларын алыштырачак. Хәзерге вакытта Хөкүмәт проект паспортын төзи. Татарстан Экология министрлыгы әлеге чараларны яңа федераль проектка кертү өчен 29 су объектын сәламәтләндерү һәм 17 чистарту корылмасын реконструкцияләү буенча Россия Табигать министрлыгына тәкъдимнәр җибәргән инде.
Тагын бер бурыч – Нокса елгасын чистартуны башлау. Исегезгә төшерәбез, Ноксаны савыктыру – Россия экология җәмгыятенең Татарстан бүлеге идеясе. Проект комплекслы, ул үз эченә җәмәгать оешмалары һәм битараф булмаган кешеләр катнашында ярларны чистарту һәм җыештыру буенча чаралар һәм акцияләр үткәрүне ала. Елга акваториясе территориясен 25тән артык тикшерү үткәрелгән, иң проблемалы урыннар ачыкланган. Федераль проект кысаларында 27,9 км елга үзәнен чистарту проекты мөһим компонент булачак. Бүгенге көндә проект документациясе әзер һәм экспертиза нәтиҗәсе алынган.
Чаллыда Мәләкәс елгасының 4,6 км чистарту буенча эшләрне дәвам итү планлаштырыла.
Беренче участок «Үзәк төбәк су хуҗалыгы» федераль дәүләт бюджет су хуҗалыгы учреждениесенең «Средволгаводхоз» филиалы тарафыннан 2023 елда федераль бюджет акчалары хисабына тәмамланган. 3,1 км озынлыктагы һәм 320 млн сумлык икенче участокны чистартуны финанслау 2025-2026 елларга федераль бюджет акчалары хисабына каралган.
Экология министры үзенең доклады ахырында 29 февральдә Россия Президенты Федераль Җыенга Юллама кысаларында яңа алты еллык юнәлеш билгеләячәген билгеләп үтте. «Сәламәт экология киләчәккә өстенлекле проект һәм бурычлар булды һәм шулай булып кала да», - дип ассызыклады Александр Шадриков.