Александр Шадриков: Чүплекләр булган урында хәзер чишмәләр ага

2024 елның 27 феврале, сишәмбе

Бүген Экология министрлыгы башлыгы «Экология» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылган Татарстанның эре проектлары турында сөйләде.

«Татарстан картасыннан күп еллар дәвамында Түбән Кама халкының тормышын агулаган чүплек юкка чыкты. Бу Прости авылы янындагы чүплек. Сез бу объектта янгыннар турында күпме сюжет һәм мәкалә чыкканын хәтерлисез, ә хәзер җирле халык элек чүплек булган урыннарда чишмәләр бәреп чыгу турында сөйли. Бу-экореабилитациянең иң ачык мисалы!», дип билгеләп үтте экология министры.

Ул искәрткәнчә, чүплекне бетерүгә 731,1 млн сум акча юнәлтелгән. Моңа кадәр Түбән Камада яшәүчеләр еш кына Прости авылы янындагы иске сәнәгать калдыклары чүплегенә зарланганнар. Илкүләм проект аркасында   Минзәләдә дә чүплек бетерелде, рекультивация 170,6 млн сумга төшкән, шуларның 58% - федераль бюджет акчалары. «Чиста ил» федераль проекты кысаларында 2023 елда зур Самосырово полигоны рекультивацияләнгән. Кайчандыр нәкъ менә бу объект Самосырово бистәсе халкы өчен яман ис чыганагы булган. Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кушуы буенча Казан Башкарма комитеты полигонны рекультивацияләү проектын эшләде һәм бүгенге көндә барлык эшләр тәмамланды, проблема хәл ителде. Объектта актив дегазация системасы кертелгән. Шәһәр җайланманы электр челтәрләренә тоташтыру мәсьәләсен тикшерә.

Шулай ук «Чиста ил» федераль проекты кысаларында узган ел Саба районы Шәмәрдән авылы янындагы пычранган җирләрнең икенче участогын вакытыннан алда бетерүгә керештеләр. Быел барлык эшләр дә тәмамланырга тиеш. Гомумән алганда, 2023 елда «Чиста ил» федераль проекты буенча гына да чараларга 470,5 млн сум юнәлтелгән, шул исәптән федераль бюджеттан 282 млн сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International