2019 елдан Татарстанда «Экология» илкүләм проектының 6 федераль проекты кысаларында 30 табигатьне саклау чарасы үтәлде. Бу хакта бүген брифингта экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сөйләде. Республика 6 федераль проектта катнашты: «Иделне савыктыру», «Уникаль су объектларын саклау», «Чиста су», «Чиста ил», «Урманнарны саклау», «Каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең комплекслы системасы». Алдагы ике елга тагын 8 чара каралган.
Министр ассызыклаганча, табигатьне саклау эшчәнлегенең төп максаты-халыкның экологик иминлеге. «Бүген 2023 елга гына түгел, гомумән, ил Президенты Владимир Владимирович Путинның илкүләм проектларның нигезе булган май Указларына имза куйган көннән алып узган 6 елга да йомгак ясыйбыз. 2018 елда дәүләт башлыгы тормышның яңа сыйфатын тәэмин итү бурычын куйды һәм моның өчен «хакимиятнең барлык дәрәҗәләре һәм тармаклары, гражданлык җәмгыяте һәм, әлбәттә, бизнес вәкилләренең тырышлыкларын берләштерү» кирәклеген ассызыклады», – дип билгеләп үтте Александр Шадриков.
Гомумән алганда, Татарстан Республикасының табигатьне саклау чараларына 6 ел эчендә 60,5 млрд сум акча юнәлтелгән. 65 млрд сумнан артык зыянны булдырмый калганнар.
Татарстанның экология буенча казанышларын Республикага эш визиты вакытында Россия вице-премьеры Виктория Абрамченко билгеләп үтте: «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Идел буе федераль округында беренче урында тора».
Төбәктә бөтен ил өчен пилот проектлар гамәлгә ашырыла. 2023 елда «Иделне савыктыру» проекты буенча Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә нефть күл ятмасының эшләми торган торба үткәргечләрен демонтажлау тәмамланды. Реализацияләү бәясе 930,5 млн сум тәшкил итә. Елга төбеннән 24 километр иске торбалар күтәрелгән.
«Чиста ил» проекты кысаларында Самосырово полигонын рекультивацияләү тәмамланды. Эшләр 2021 елдан алып барыла. Федераль проект ярдәмендә 350 мең кешенең тормыш сыйфатын яхшыртуга ирешелде. Рекультивация актив дегазация системасы кертелү белән барды. Энергия җайланмасы электр энергиясе җитештерүгә әзер.
Соңгы берничә елга йомгак ясап, экология министры тагын бер кат ассызыклаганча, «Экология» илкүләм проекты ярдәмендә республикада яшәүче 2,7 млн кешенең яшәү шартлары яхшыртылган.
«Без башка нәтиҗәләрне дә күрәбез: 2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан экологик критерийлар буенча ESG-критерийларга туры килү рейтингында беренче урынны алды. Рейтингны Милли агентлык һәм Михаил Ломоносов исемендәге Мәскәү Дәүләт Университеты экспертлары төзегән. 2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Мәскәү белән бергә лидерлар рәтендә. Тагын бер кат ассызыклыйм – мондый нәтиҗәгә дәүләт хакимияте, фән, бизнес һәм халык органнарының системалы һәм берләшеп эшләве китерде», – диде Александр Шадриков.