ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы федераль статистика күзәтүенең еллык формалары буенча мәгълүматларны вакытында бирү кирәклеген искәртә. Дәүләт хезмәтләре порталында җир асты байлыкларыннан файдаланучының шәхси кабинетында (https://lk.rosnedra.gov.ru/) 4-ЛС номерлы эчәр һәм техник җир асты суларын чыгарганда җир асты байлыкларыннан файдалану шартларын үтәү турында мәгълүмат һәм 2-ЛС номерлы каты файдалы казылмалар чыгарганда җир асты байлыкларыннан файдалану шартларын үтәү турында мәгълүмат формалары буенча статистик хисаплар тапшырырга кирәк.
Хисап бирмәү лицензия шартларын (лицензия килешүен) үтәүне бозу булып тора.
Хисап бирү кирәклеге 2024 елның 1 июленнән Россия Табигать министрлыгының һәм Роснедрның «Җир асты байлыклары турында геологик мәгълүматны Федераль геологик мәгълүмат фондына һәм аның территориаль фондларына, Россия Федерациясе субъектларының геологик мәгълүмат фондларына тапшыру тәртибен раслау турында»яңа боерыгы кабул ителү белән бәйле рәвештә генә кире кагыла.
Сылтама буенча (2-ЛС, 4-ЛС) формаларның статистик хисапларын тапшыру өлешендә лицензия шартларын (лицензия килешүен) үтәүне бозган җир асты байлыкларыннан файдаланучылар исемлеге: https://eco.tatarstan.ru/informatsiya-dlya-munitsipalitetov-i.htm.