Арчада яшәүче кеше, үз ваемсызлыгы аркасында, пычрак агынты суларны законсыз агызган өчен зыянны ике тапкыр каплаган

2024 елның 16 феврале, җомга

Арча районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Арча шәһәренең Вәгыйзовлар урамындагы чокырдан сыек коммуналь калдыклар агып чыгуын ачыклаганнар. Белгечләр туфрак үрнәкләрен сайлап алганнар. Анализ нәтиҗәләре буенча аммоний ионы, сульфат-ионы һәм нефть продуктлары буенча артыклык ачыкланган. Экологлар әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны исәпләп чыгарган. Аның күләме 39 712 сум тәшкил итә. Хокук бозучы зыянны ирекле рәвештә каплый. Әмма  кишәрлекне кабат тикшергәндә Төньяк территориаль идарә инспекторлары кабаттан чокырдан агынты сулар агызылуын ачыклаганнар. Туфрак пробалары алына һәм аммоний ионы, хлорид-ионы, сульфат-ионы һәм нефть продуктлары буенча артыклык ачыклана. Инспекторлар әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны исәпләделәр. Ул 19 452 сум тәшкил итә. Гаепле кеше  янә үз теләге белән зыянны каплый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International