«Иделне савыктыру» проекты ярдәмендә елгага чистартылмаган агынтыларны агызу ике тапкыр кимегән

2024 елның 16 феврале, җомга

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин бүген «Иделне савыктыру» федераль проекты гамәлгә кергәннән бирле 104 су агызу объекты сафка бастырылган дип хәбәр итте. Чистартылмаган агынтыларны елгага агызу ике тапкырга кимегән.

«Берничә ел дәвамында Идел экосистемасын саклау белән актив шөгыльләнәбез. Моның өчен «Иделне савыктыру» федераль проекты буенча яр буе территорияләрендә һәм Иделгә кушылган елгаларда агынты суларны максималь чистарту өчен махсус җиһазлар белән җиһазландырылган чистарту корылмалары урнаштырабыз. Шулай итеп, Россиянең төзелеш комплексы Идел елгасына булган йөкләнешне киметүгә өлеш кертә, бу экологиягә һәм гражданнарның тормыш дәрәҗәсенә уңай йогынты ясый. Соңгы биш елда 104 объект файдалануга тапшырылган, шул исәптән узган елда- 11 объект. Шуның аркасында Иделгә пычранган агынтылар елына 3,17 куб.км алып елына 1,7 куб. км кадәр кимегән. Быел без бу эшне дәвам итәчәкбез», – диде Марат Хөснуллин.

Ул искә төшергәнчә, «Иделне савыктыру» проектын гамәлгә ашыруда 16 төбәк катнаша. Яңа чистарту корылмаларын һәм су чыгару объектларын төзү һәм реконструкцияләү буенча масштаблы эш алып барыла. Биш ел эчендә әлеге программа иң актуаль һәм кирәкле программаларның берсе булды, чөнки ул Идел бассейнында экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән.

Быел 32 объектта, шул исәптән Татарстанда да, эшләр планлаштырылган. Республикада   Казанның биологик чистарту корылмаларына караган ләм кырларын рекультивацияләү буенча эшләр дәвам итә. Алар 2021 елда старт алды, хәзер инде планлаштырылган күләмнең 66,2 проценты үтәлгән.

Шулай ук «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында 2024 елда Казанның биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү тәмамланачак.

«Иделне савыктыру» федераль проекты ярдәмендә 2024 ел ахырына Иделгә кергән пычранган агынты сулар өлеше елына 3,17 куб.км – дан 1,05 куб. км-га кадәр өч тапкыр киметелергә тиеш.

«Иделне савыктыру» федераль проекты Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча кабул ителгән «Экология» илкүләм проекты кысаларында бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International