Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгару көнендә Нурлатта якташлар истәлегенә хөрмәт күрсәттеләр

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген, Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруның 35 еллыгы көнендә, Нурлат үзәк паркында сугышчы-интернационалистлар мемориаль комплексы янында тантаналы митинг узды. Митингта ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты.

Район башлыгы Дамир Ишкинеев сүзләренчә, Нурлат районыннан Әфганстанга хезмәт итәргә 172 кеше киткән. Аларның күбесе югары бүләкләр белән бүләкләнгән. «Бүген без сугыш афәте аша үткән кешеләргә хөрмәт күрсәтәбез. Сез Әфганстандагы бурычыгызны намус белән үтәдегез», – дип билгеләп үтте башлык.

Батырлык  өчен рәхмәт сүзләре белән сугышчы-интернационалистларга экология министры Александр Шадриков мөрәҗәгать итте. «Хезмәтегез, ватаныгызга мөнәсәбәтегез һәм кылган гамәлләрегез өчен рәхмәт. Сез безнең барыбыз өчен дә үрнәк, аеруча үсеп килүче буын өчен. Хезмәтегез һәм Ватанны яратуыгыз өчен сезнең алда баш иябез», - дип рәхмәт белдерде ветераннарга экология министры.

Сугыш хәрәкәтләре ветераннары бүген «Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 35 ел» истәлекле медальләре белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International