ВДНХда «Россия» күргәзмә-форумында Федераль экологик оператор белгечләре зарарлы чүп-чардан котылырга мөмкин булган карта тәкъдим иттеләр. Ул картада батарейкаларны, терекөмөшле лампаларны һәм градусникларны кайда тапшырырга кирәклеге күрсәтелгән.
Ике ел инде Калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тотуның федераль дәүләт мәгълүмат системасы I һәм II класслы калдыкларны җыюны һәм ташуны тәэмин итә. Федераль дәүләт мәгълүмат системасы законы буенча, бары тик юридик затлар гына катнаша алган. Алар системада теркәлгәннәр һәм үз эшчәнлекләре турында бөтен мәгълүматны керткәннәр. Әмма халыктан зур сорау җавапсыз калмаган. Куркыныч калдыкларны кабул итүнең теркәлгән пунктларын күрсәтеп, махсус схема булдырырга карар ителде.
Карта рәсми сайтларда сылтамалар буенча бар: https://gisopvk.ru/login, https://rosfeo.ru.
Интерфейс кулланучыларның теләкләрен исәпкә алып эшләнәчәк, әмма иң мөһиме инде эшләнгән. Хәзер калдыклар дөрес эшкәртеләчәк һәм табигатькә зыян китермәячәк.