Тематик Экология көне кысаларында ВДНХда Россия күргәзмә-форумында 8 февральдә «Россия суы» сессиясе узды. Россия Табигать министрлыгының Су ресурслары өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты директоры Роман Минухин җитәкчелегендә тере дискуссия режимында төбәк министрлыклары җитәкчеләре һәм фәнни берләшмә вәкилләре «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның казанышлары, нәтиҗәләре һәм тәҗрибәсе, шулай ук су объектларын саклау һәм сәламәтләндерү өлешендә комплекслы алым турында фикер алыштылар.
ТР экология министры урынбасары Егор Тарнавский билгеләп үткәнчә, «Экология» илкүләм проекты кысаларындагы чараларны гамәлгә ашырганда республика кулланган комплекслы алым су объектлары янында халыкның тормыш сыйфатын яхшыртырга гына түгел, ә территорияләрне үстерүгә, төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген һәм туристлар агымын арттырырга ярдәм итә.
Министр урынбасары семинарда катнашучылар белән фәнни карашлы проектларны гамәлгә ашыру буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аерым алганда, Иделгә эләгүче пычрак агынтыларның 42 процентына туры килгән ләм кырларын рекультивацияләү алдыннан, төбәк җитди фәнни-тикшеренү эшләре үткәргән. Нәтиҗәле эш ысулын эзләү өчен 280дән дә ким булмаган балчык утырмасы һәм 218 туфрак үрнәге алынган, ә яхшырак чишелеш эзләү өчен 36 методика сыналган. Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Экология» илкүләм проекты иң глобаль бурычларны һәм проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә һәм илдә экологик үзгәртеп коруларны үстерүгә ярдәм итә. Илкүләм проектны гамәлгә ашыруның берничә елында республикада яшәүче 3 миллионнан артык кеше яхшы якка үзгәрешләр сизгән»
Роман Минухин да Татарстан казанышларын билгеләп үтте. Ул республика халкының активлыгын мисал итеп китерде: «Республиканың барлык халкы экология мәсьәләләренә җитди карый. Инде өченче ел рәттән Татарстан ярларны чүп-чардан чистарту буенча «Россия суы» Бөтенроссия волонтерлык акциясе рейтингында җиңүче булып тора. Биредә акциянең өмәләре 2023 елда 322 меңгә якын катнашучыны җыйган, алар 9 мең км яр буе полосасын чистарткан».
Чара фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында уздырылды. Россия Фән көнендә җир өсте суларын модельләштерү лабораториясе мөдире, РФА Су проблемалары институтының техник фәннәр докторы Михаил Болгов диффуз агымнар ягыннан тискәре йогынтыны киметү вариантлары турында сөйләде. Спикер яңгыр белән су объектларына кергән пычраткыч матдәнең күләмен исәпләүнең махсус ысулын тәкъдим итте, ул илнең мөһим су объектлары белән эшне планлаштырганда каралачак.
Сессиядә яңа төбәкләр вәкилләре дә катнашты. Мәсәлән, ДНР су һәм балык хуҗалыгы дәүләт комитеты рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы Андрей Судьин билгеләп үткәнчә, Марковников үзәнлегенең су агымы торгызылган, шулай ук Кальмиус елгасын чистарту буенча эшләр башланган, алар 2024 елда да дәвам ителәчәк.
Ахырда Роман Минухин барлык тәҗрибә һәм практик киңәшләр киләчәк проектларда җентекләп өйрәнеләчәк һәм кулланылачак, дип ассызыклады.