Россия галимнәре «Үсемлекләр һәм гөмбәләр» Кызыл китабының яңартылган томын бастыруга әзерләнә башладылар. Басма 2024 ел ахырына кадәр чыгарылачак дип планлаштырыла.
Россия Табигать министрлыгы башлыгы Александр Козлов сөйләвенчә, 2021 елда фәнни берләшмә вәкилләре белән бергә «Хайваннар» томы чыгарылган, быел үсемлекләргә һәм гөмбәләргә багышланган том басылуга әзерләнә. Кайбер үсемлекләр һәм гөмбәләр китаптан чыгарылачак, чөнки аларның юкка чыгу куркынычы югалган. Бу үсемлекләрнең кайберләре төбәкләрнең Кызыл китапларында калачак. 2008 елда чыккан элеккеге басмадан барлыгы 65 исем чыгарылачак, алар арасында Кавказ умырзаясы, гуниб суганы һәм башкалар. Яңа басмада үсемлекләр дөньясының 741 объекты турында мәгълүмат булачак.
Үсемлекләр һәм гөмбәләрнең яңартылган исемлеге РФ Табигать министрлыгы боерыгы белән расланган. Россия Кызыл китабының яңартылган басмасы өстендә эш ел дәвамында дәвам итәчәк. Масштаблы эштә йөзгә якын белгеч катнашачак.