Экологлар «КАМАЗ» тагылмасы әйләнеп каплануы аркасында техник сыеклык агызылган урынга чыктылар

2024 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

ТР Экология министрлыгына «Кизү торучы бердәм диспетчерлык хезмәте» аша Зәй районында Әлмәт-Зәй автомобиль юлындагы авария аркасында сыеклык агызылуы турында хәбәр килде. Яңа Маврино авылы янында техник сыеклык ташучы «КамАЗ» тагылмасы әйләнеп капланган. Авария нәтиҗәсендә нефть продуктлары булган техник сыеклык агып чыккан. Экологлар кар һәм туфрак үрнәкләрен алдылар. Юл-транспорт һәлакәтенең барлык шартлары ачыклангач, нефтьле сыеклык агызуда гаепле кешегә кисәтү биреләчәк. Әгәр нефть продуктлары җиргә эләксә, белгечләр әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны исәпләп чыгарачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International